«Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган Россия сугышчыларын искә алу көне». Түбән Каманың “Веста”  үзәге

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында 2019 нчы елның 1 нче августы көнне 12 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың “Веста”  үзәге белгече Диләрә Борисова балигъ булмаган 14 бала арасында «Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган Россия сугышчыларын искә алу көне» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: Беренче бөтендөнья сугышы һәм анда Россиянең катнашуы турындагы белемнәрне системалаштыру һәм гомумиләштерү, патриотизм хисе тәрбияләү.

Дәрес сәламләү һәм «Бабамның бабасы» җырын тыңлау белән башланып китте. Аннан соң белгеч бу җырның ни турында һәм аны кем җырлавын балалар беләләрме икән дип кызыксынды. Сугыш вакыты турындагы презентацияне караудан балалар 1914-1918 еллардагы Беренче бөтендөнья сугышы-дөнья тарихының иң зур, борылыш вакыйгаларының берсе икәнен белделәр. Ул миллионлаган кеше гомерен югалтуга, берничә көчле империяләрнең кимүенә, яңа мили дәүләтләрнең барлыкка килүенә, халыкара мөнәсәбәтләр системасында тамырдан үзгәрешләргә китерде.  Бу сугышта беренче тапкыр танклар һәм авиация кулланыла. 1914 нче елның 1 нче августында Германия Россиягә каршы басып алу сугышы башлый һәм шуңа күрә бу Россия сугышчыларының беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган хәтер көне дип таныла. Шулай ук балалар сугыш геройлары һәм аларга сугышчан казанышлары өчен бирелгән бүләкләр белән таныштылар.

Дәрес ахырында балалар Россия халкының бу куркыныч сугышта җиңү өчен нинди газаплар һәм бәлаләр аша узганлыгы турында булган фикерләрен әйттеләр.  Без заманнар бәйләнешен, тарихыбызның өзлексезлеген, Беренче бөтендөнья сугышы, аның әйдәп баручылары, солдатларының безнең йөрәкләрдә лаеклы урын алырга тиешлеге турында нәтиҗә ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International