Илья Репинның тууына 175 ел уңаеннан әңгәмә

2019 елның 6 августы, сишәмбе

         Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында  художник Илья Репинның тууына 175 ел уңаеннан әңгәмә үтте. Мероприятия барышында Илья Репинның  иҗат юлы,  данлыклы шедеврларның барлыкка килү тарихын белделәр. Яшәүчеләр игътибарына  «Иван Грозный», «Не ждали», «Бурлаки на Волге», «Крестный ход в Курской губернии», «Торжественное заседание Государственного совета», «Запорожцы пишут письмо турецкому султану» картиналарыннан  презентация  тәкъдим ителде.  Алар полотнодагы һәрбер кешене, объектны якыннан карадылар, алар турында  кыскача информация белделәр.

         Әңгәмә кызыклы һәм мактыргыч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International