2019 елның 6 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Бөтен Җир балалары дус” дигән чара узды.
Әлеге чараның максаты булып балаларда төрле милләт кешеләре арасында дуслык төшенчәсен формалаштыру, планетабызда яшәүче башка халыкларның гореф – гадәтләренә, мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү торды.
Дәрес барышында балалар, очып китүче самолет авазлары астында, презентация ярдәмендә Африкага, Япониягә, Россиягә сәяхәт кылдылар, 3 раса : негроид, монголоид һәм европеоид, аларның тораклары һәм яшәү рәвеше белән таныштылар.
Дәрес ахырында балалар бу чарага эмблема ясадылар, милләтләр күп, ләкин барлык халыклар да бер – берсе белән дус яшәргә, тормышка шатланырга тиеш дигән нәтиҗә ясадылар.