Сәламәтлек-һәр кешенең иң зур байлыгы.
Безнең приютта баланың сәламәтлегенә, сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Сәламәт, нык, көчле булып үсәргә спорт, спорт күңел ачу чаралары һәм дәресләр булыша.
2019 елның 8 август көнне «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән күңелле эстафета үткәрде.
Максат: физик культура һәм сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну арттырырга.
Бурычлар: балаларның хәрәкәт эшчәнлеген активлаштыру, тизлекне, җитезлекне, хәрәкәтләрне координацияләү, киңлектә ориентлашу; спортка һәм физик культурага мәхәббәт тәрбияләү; уеннар һәм эстафеталарда чыдамлыкны һәм игътибарны үстерү; шатлыклы эмоциональ кәеф булдыру.
Балалар төрле конкурсларда катнаштылар: «Спорт», «позитив», «Тәмле»,«Күңелле», «Сак булыгыз". Балалар зур канәгатьлек һәм бик күп тәэсирләр алдылар. Әлбәттә, дуслык җиңде.
Спорт күңел ачу балаларга ярыш рухын аңларга, кыенлыкларны җиңә белергә һәм спорт йөкләнешеннән ләззәт алырга ярдәм итте.