"Яңарыш" тәрбияләнүчеләре үзләрен җәмәгать туклануы технологы һөнәрендә сынап карыйлар.

2019 елның 9 августы, җомга

8 нче август көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Яңарыш" реабилитация үзәгендә «Җәмәгать туклануы технологы» һөнәре белән таныштыру буенча һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылды. Дәрестә 18 бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Дәреснең максаты-технологның эш үзенчәлекләре белән таныштыру, әлеге һөнәрнең абруен күтәрү, балаларның танып-белү активлыгын, кызыксынучанлыгын һәм эстетик зәвык хисен үстерү.

Дәрес барышында тәрбияләнүчеләр һөнәрнең кирәклеге һәм җәмәгать туклануы технологының эш үзенчәлекләре, кандидатка карата таләпләр һәм аның эшчәнлеге шартлары турында белделәр, шулай ук кирәкле белемнәрне кайда алуны белделәр. Дәреснең гамәли өлешендә тәрбияләнүчеләр ябык күз белән ис буенча продуктларның исемнәрен чишеп карадылар. Соңыннан балалар үзләренең иҗади фантазияләрен күрсәтеп өстәлне сервировкалау буенча ярышларда катнаштылар.

Тернәкләндерү үзәге белгечләре тарафыннан булачак һөнәрне һәм хезмәт юлын аңлы рәвештә сайлауга ярдәм итү өчен зур һөнәри юнәлеш бирү эше алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International