Балалар хакына берләшик!

2019 елның 9 августы, җомга

2019 елда тармакның өстенлекле максатларының берсе - "”. 8 август көнне “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк базасында социаль куркыныч хәлдә булган 4 гаилә балалары һәм ата-аналар өчен социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның шәхси карталарын үтәү мониторингы буенча ведомствоара социаль консилиум оештырылды.

Консилиум эшендә Зәй муниципаль районының гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәм Минзәлә муниципаль районының "Тургай” социаль приюты вәкилләре катнашты.

Консилиум кысаларында социаль приютта тәрбияләнүче 6 бала, социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәтләр кабул итүче 4 әни һәм аларның гаиләләре белән реабилитацион эш нәтиҗәләренә анализ ясалды.

Шунысы куанычлы, консилиумга чакырылган  барлык ата-аналар да катнашырга ризалык белдерделәр. Әлеге чарада әниләрнең кызыксынуы, приют һәм бүлек хезмәткәрләре белән аралашырга, гаилә кураторлары белән очрашырга, тернәкләндерүдәге уңышлары белән уртаклашырга теләүләре сизелде.

Әңгәмә барышында приют белгечләре ата-аналарга  балалары турында, аларның мавыгулары һәм теләкләре, дуслар табып  аралашулары, өйләреннән еракта ачыкланган яшерен психологик проблемалары турында һәм башка бик күп яңалыклар җиткерделәр.

Бүгенге көндә тулы булмаган гаиләләрдәге 4 әнине реабилитацияләүдә уңай динамика күзәтелә: барысы да алкоголь бәйлелектән дәваланып, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, эшлиләр, 2 әни торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурычларын реструктуризацияләү турында килешү төзеделәр. Берничәсе бакча утыртты һәм инде уңыш җыю белән шөгыльләнә, икенчеләре торак-көнкүреш шартларын яхшыртып ремонт ясый.

Барлык әниләр дә гаилә кураторы һәм эшче төркем белгечләре белән даими элемтәдә, психолог һәм бүлек педагогы белән теләп очрашалар, төркемле дәресләрдә һәм төрле юнәлештәге чараларда даими катнашалар.

Консилиум кысаларында бүлек хезмәткәрләре һәм приют белгечләре социаль хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәлелеге, тернәкләндерү нәтиҗәләре, ата-аналар һәм тәрбияләнүчеләргә характеристика, гаиләләрне реабилитацияләү кысаларында җыелган ведомствоара мәгълүмати материаллар белән уртаклаштылар.

Очрашу ахырында консилиумда катнашучылар алга таба да үзара хезмәттәшлек һәм социаль хезмәтләр кабул итүче гаиләләрдәге ата-аналарга һәм балигъ булмаган балаларга индивидуаль карталарында каралган хезмәтләр күрсәтүнеярымстационар һәм стационар формада күрсәтүне дәвам итү турында карар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International