«Демография» милли проекты кысаларында, Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен «Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту» проекты буенча көн саен сәламәтләндерү чаралары үткәрелә. Менә бүген дә, шәфкать туташы Римма Гыйбадуллина һәм хезмәт буенча инструктор Марианна Жукова Идел елгасы ярында стопотерапия буенча сәламәтләндерү дәресе үткәрделәр. Стопотерапия-аяк рецепторларына йогынты ясау аша зоналар буенча гына башкарыла торган табан массажы. Нәтиҗәдә, эчке органнар һәм организм системалары эше яхшыра. Бу терапия бик яхшы дәртләндерә һәм тонус өсти, организмга инфекцияләрдән һәм стресслардан саклану өчен көл бирә.
Социаль хезмәт алучылар елганың матурлыгына сокланып, башта елга комы буйлап, аннары инде чуерташ аша, аяк табаннарын массажлап, кояш, су, җылылыкка шатланып йөрделәр! Чара сәламәтләндерү генә түгел, ә бик тә тынычландыргыч эффектка ия булды.