Яңа Чишмә картлар йортында спорт-өстәл уеннары буенча турнир

2019 елның 9 августы, җомга

   Күптән түгел интернат-йортта грант акчасына адаптив өстәл уеннары сатып алынды. Социаль хезмәт алучылар уен кагыйдәләре белән таныштылар, уйнап карадылар. Һәм уеннар буенча турнир үткәрергә булдык. Бу турнир бик кызык булды! Күптән инде өстәл уены әби бабайларда мондый җанлану уятканы юк иде. Уен кагыйдәләре гади һәм һәркем өчен ачык. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр аеруча зур кызыксыну күрсәтте. Җиңү күз үлчәме һәм уңышка ышанычы булган кешегә елмайды. Яшь һәм физик әзерлек җиңү өчен киртә булып тормый. Әлеге чараның максаты - кызыклы һәм эчтәлекле аралашу чарасы буларак өстәл уеннарына игътибар җәлеп итү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International