Буа интернат-йортында яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар «Сәламәтлек марафонында» катнашканнар»

2019 елның 16 августы, җомга

Бүген Буа шәһәренең В.Трусенев исемендәге Үзәк стадионында «Сәламәтлек марафоны»дигән чара узды.

«Сәламәтлек марафоны - 2019» чарасының максаты-яшь һәм өлкән яшьтәге кешеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыра.

"Сәламәтлек марафоны" республика акциясе кысаларында Буа шәһәренең Владимир Трусенев исемендәге Үзәк стадионында бәйрәм концерты оештырылды. Концерттан соң безнең өлкәннәрБуа шәһәр командасының мини-футбол уеннарын, шулай ук Буа командасы һәм Казан шәһәренең «Уникс-2» командасы арасында баскетбол буенча дустанә матчны зур кызыксыну белән карадылар. Социаль хезмәт алучылар Дакар 2019 раллиенда җиңүче булган йөк автомобилен зур соклану белән карадылар.

Мондый ярышлар физик культура һәм спортны үстерү, өлкәннәрне актив яшәү рәвешенә тарту максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International