Бүген Түбән Каманың «Веста» үзәгендә хезмәткәрләр өчен «Үзмәшгульлек» дигән темага методик сәгать узды. Белгечләр белән очрашуга Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле Радик Гарифҗанов чакырылган иде.
Үз чыгышында ул үзмәшгуль граждан һәм эшмәкәр арасындагы аерма турында, кем үзмәшгуль граждан була ала, үзмәшгульлекне ничек дөрес итеп рәсмиләштерергә, үзмәшгульлекне ничек теркәргә, салымнарны ничек түләп була икәнлеге турында сөйләде. Шулай ук белгечләрне киләчәктә үзмәшгуль кешеләрне ни көтүе, шәхси эшмәкәр белән чагыштырганда күләгәдә калучыларга нәрсә янавын, үзмәшгуль затның статусының уңай һәм тискәре яклары һ.б. кебек сораулар кызыксындырды. Бер хезмәткәр мисалында “Минем салым” кушымтасы аша үзмәшгуль кеше буларак теркәү процессы күрсәтелде.
Очрашу ахырында барысы да чакырылган кунакка файдалы һәм танып-белү сөйләве өчен рәхмәт белдерделәр. Алынган белемнәрне белгечләр үз эшләрендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр белән кулланачаклар.