2019 елның 15 август көнендә Казаклар авылында яшәүче тыл ветераны Гөбәйдуллин Нәкиф Әхмәтгәрәй улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Нәкиф абыйга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Кече Кибәхужа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Чын күңелдән 90 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Мондый олы юбилей - бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки олы яшьне һәрбер кешегә дә курергә насыйп булмый. Сәламәтлегегез какшамасын, тормыш сөючәнлек һәм оптимизм беркайчан да бетмәсен, ә якыннарыгыз үзләренең кайгыртучанлыклары һәм игътибарлары белән сөендерсеннәр. Һәр көн шатлык һәм уңай эмоцияләр бүләк итсен, чөнки бу-гомернең нигезе.