2019 елның 16 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Шәһәр мохитенә яраклашу ” дигән темага шөгыль уздырылды.
Шөгыльнең максаты булып балаларны шәһәрдә яшәү рәвеше белән таныштыру, шәһәр мохитенә яраклашу, балаларның игътибарын чисталыкка, пөхтәлеккә юнәлтү булды.
Шөгыль барышында балалар тәрбиячеләрнең сорауларына җавап бирделәр, картинкалар карап төрле ситуацияләрне чиштеләр.
Шөгыль ахырында үзебез яшәгән җирдә чисталык һәм пөхтәлек сакларга, күбрәк яшеллек утыртырга, чүпләмәскә дигән нәтиҗә ясалды.
Шөгыльнең практик өлешендә тозлы камырдан “Шәһәр паркы” дигән композиция әвәләделәр.
Чарада 20 кеше мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти – әниләре катнашты.