«Астра» тернәкләндерү үзәгендә туган көн бәйрәме булып узды

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның  29 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  чираттагы туган көн бәйрәме булып узды. Бүгенге көндә Ахминеева Анастасия 6 яшен билгеләп үтте. Аның өчен тәрбиячеләр бик матур бәйрәм оештырдылар. Бәйрәмгә клоун да килде. Җырлы – биюле уеннар белән туган көн бик күңелле үтеп китте. Иң ахырда күмәкләп фотога төштеләр, теләкләр теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International