Минем Татарстаным, синең белән горурланам!

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

    2019 елның 29 август көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Гайнетдинова Ф.Т. «Татарстан гербы һәм флагы тарихы» дигән темага тематик әңгәмә үткәрде. Максат: балаларны РТның дәүләт символлары тарихы белән таныштыру, патриотик хисләр, без яшәгән урынга горурлык, илебез, республикага карата ихтирамлы мөнәсәбәт, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Дәрес Татарстан Республикасы Гимны белән танышудан башланды. Әңгәмә барышында педагог балаларның Татарстанның Дәүләт символлары: флаг, герб, гимн турындагы белемнәрен ныгытты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International