"Без татарстан турында беләбез" уен-викторинасы

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

   30 август көнне Татарстан Республикасы  халкы  Республика Көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне республикабызның барлык шәһәр һәм районнарында бәйрәм чаралары үткәрелә.   

   Безнең  Федоровка  картлар һәм инвалидлар интернат-йортында да әлеге билгеле датага багышланган  берничә чара үткәрелде. Китапханәче  Алина Артемьева «Республикабызны яратабыз һәм горурланабыз!»дип исемләнгән стенд әзерләде һәм Татарстан Республикасы символлары турында сөйләде. Тәрбияче Рәйсә  Гайнуллина  интернат-йортта социаль хезмәт алучылар белән викторина үткәрде . Әлеге чара Татарстанның тарихы, мәдәнияты, гореф-гадәтләре турында белемнәрен  ныгыту; аралашу чараларын үстерү максаты белән үткәрелде.  

    Викторинада катнашучылар Татарстанның тарихы, әдәбияты һәм сәнгатена кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр. Соңыннан алар үзләренең кече Ватаннары турында сөйләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International