28.08.2019 «Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләрне һәм социаль хезмәт алучыларны бинадан эвакуацияләү буенча күнекмә үткәрелде.
10: 15 сәгатьтә кизү тору хезмәте телефонына билгесез заттан үзәк территориясендә шартлату җайланмалары турында сигнал алынды. План нигезендә тренировканың барлык бурычлары да үтәлде. Тренировкада хезмәткәрләр -44 кеше, балалар-61 кеше, озатып йөрүче затлар -22 кеше катнашты.