“Минем нурлы республикам!” гаилә квесты

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

          2019 елның 28 августында “Чистай муниципаль районының “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә социаль ярдәм алучы гаиләләр балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә Чистай муниципаль районының “Ватан” хәрби-патриотик эш һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьләрне әзерләү үзәге”  белгечләре  оештырган “Минем нурлы республикам!” гаилә квестында катнаштылар.

       Катнашучылар төрле конкурсларда һәм биремнәрдә үз көчләрен сынадылар, сәләтләрен күрсәттеләр. Чараның максаты - республикабыз турында белемнәрне тирәнәйтү һәм киңәйтү, аның тарихи урыннарына кызыксыну уяту иде. Чара кызыклы булды, беркем дә читтә калмады, катнашучылар күтәренке күңел һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International