ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче 20 бала «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында  АНО СПН «Копилка доброты»   чакыруы буенча 6 нчы сентябрь көнне «Галәм Роботлары»дигән интерактив күргәзмәсендә булдылар. 

Балалар алдында киләчәкнең фантастик дөньясы ачылды. Биредә аларны сөйләшә, җырлый, бии, хайван авазларын иҗат итә белүче «тере» роботлар каршы алды. Балалар алар белән бик теләп уйнадылар, кайберләре шуарга да өлгерделәр. Күп кенә көзгеле коридорлардан торган «көзгеле лабиринт» та зур соклану уятты. Шулай ук балалар планетарийда булдылар, анда йолдызлы күкне күзәттеләр һәм Кояш системасының планеталары турында бик күп яңалыклар белделәр.

Очрашу ахырында балаларны тагын бер күңелле сюрприз көтә иде – һәр балага АНО СПН «Копилка доброты» бүләкләр тапшырды.

2019 елның 5 октябрендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Кашапова А.Х. социаль хезмәтләр алучылар белән “Балалар – тормыш чәчәкләре” дигән темага дәрес үткәрде.

Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге территориясендә социаль педагог Гайнетдинова Ф.Т. социаль хезмәтләр алучы бала белән дәрес үткәрде. Бала педагог тәкъдим иткән материал белән җиңел генә килешә. Шулай ук бина холлында бүлмә гөлләреннән торган тере почмактан оештырылган «фонтанлы яшел зона» аның игътибарыннан читтә калмады.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арчаның  «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә психолог Алинә Сабирова, «ТР Конституциясе белән танышу»дигән Парламент дәресе үткәрде.

2019 нчы елның 5 сентябрендә «Көзге игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе һәм «Экстремизмга-юк! айлыга кысаларында  Балтач халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Анна Михайлова Балтач урта мәктәбендә «Дуслык иленә сәяхәт» дип исемләнгән төркемле шөгыль үткәрде.

    Җәй артта калды. Мәктәпләрдә укулар башланды. Питрәч районының "Шатлык" приютында тәрбияләнүчеләрне яңа уку елы башлану белән котларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы бүлеге хезмәткәрләре килде. Балаларга котлау сүзләре белән бүлек җитәкчесе Гарәфиев Зөфәр Юныс улы мөрәҗәгать итте.  Полиция хезмәткәрләре балаларны Белем көне белән котладылар, мул бүләкләр тапшырдылар. Спонсорлар ярдәме белән ата-аналар игътибарыннан мәхрүм ителгән балаларның тормыш сыйфаты шактый яхшырды. Игелекле эшләр игътибарсыз калмый –  алар, ярдәм көтүчеләргә маяк кебек яктырта…

2019 елның 5 сентябрендә яшь буынга патриотик тәрбия бирү кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Бережок» ял итү базасы территориясендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен «Робинзон» Республика хәрби-патриотик слеты узды.

 2019 нчы елның 6 сентябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  «Көзге игелек атнасы – игелекле  эшләр эстафетасы # МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында  социаль хезмәт алучылар өчен төрле халыкларга карата хөрмәт тәрбияләү, игелеклелек, бер-береңне аңларга һәм кабул итәргә омтылыш максатыннан «Дөнья халыклары биюләре» дигән чара үткәрелде.

Авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны Татарстан Республикасы медицина оешмаларына халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге автотранспорты белән китерүне тәэмин итү максатларында, 2019 елның 2 сентябреннән «Демография» милли проектының «өлкән буын» федераль программасы старт алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International