Балтач халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы «Дуслык иленә сәяхәт» дип исемләнгән төркемле шөгыль үткәрде

2019 елның 6 сентябре, җомга

2019 нчы елның 5 сентябрендә «Көзге игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе һәм «Экстремизмга-юк! айлыга кысаларында  Балтач халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Анна Михайлова Балтач урта мәктәбендә «Дуслык иленә сәяхәт» дип исемләнгән төркемле шөгыль үткәрде. Дәреснең бурычлары - «дуслык» төшенчәсен ачу, сыйныфта дустанә мөнәсәбәтләр булдыру, коллективны берләштерү, аралашу, хезмәттәшлек итү, бер-береңә карата кайгырту һәм игътибар күрсәтү. Әлеге чарада балалар уен эшчәнлегенә һәм яшьтәшләре белән сөйләшүгә җәлеп ителделәр. Алар барлык биремнәрдә дә актив катнаштылар, үзләре өчен бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International