2019 елның 6 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “ Мәктәпкә куркынычсыз юл белән бару” дигән темага шөгыль булып узды.
Шөгыльнең максаты булып балаларга юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне кабатлау һәм ныгыту, алган белемнәрне практикада куллану торды. Шөгыль уен формасында барды. Уен барышында юл йөрү кагыйдәләре буенча рәсемнәр күрсәтелде, шулай ук әңгәмә үткәрелде, табышмаклар чишелде, шигырьләр сөйләделәр.
Балалар мәктәпкә барганда юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.