«Галәм роботлары» күргәзмәсе

2019 елның 6 сентябре, җомга

Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче 20 бала «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында  АНО СПН «Копилка доброты»   чакыруы буенча 6 нчы сентябрь көнне «Галәм Роботлары»дигән интерактив күргәзмәсендә булдылар. 

Балалар алдында киләчәкнең фантастик дөньясы ачылды. Биредә аларны сөйләшә, җырлый, бии, хайван авазларын иҗат итә белүче «тере» роботлар каршы алды. Балалар алар белән бик теләп уйнадылар, кайберләре шуарга да өлгерделәр. Күп кенә көзгеле коридорлардан торган «көзгеле лабиринт» та зур соклану уятты. Шулай ук балалар планетарийда булдылар, анда йолдызлы күкне күзәттеләр һәм Кояш системасының планеталары турында бик күп яңалыклар белделәр.

Очрашу ахырында балаларны тагын бер күңелле сюрприз көтә иде – һәр балага АНО СПН «Копилка доброты» бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International