Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында уңыш җыю

2019 елның 6 сентябре, җомга

       Хезмәт инструкторы Миннахметова Зямнида Мирзеевна  җитәкчелегендә Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында социаль ярдәм алучылар   төрле яшелчәләр үстерәләр: кыяр, томат, кабак, ташкабак, борыч. Интернат йортында яшәүчеләр яшелчә үстерү буенча  авыл хуҗалыгы эшләренең, утыртудан алганга кадәр,бөтен нечкәлекләрен үзләштереп бетерделәр.

 

      Бүген алар кабак алдылар. Җыелган уңыш интернат ашханәсенә  керә, туклану рационын киңәйтә, ризыктагы тере витаминнарны күбәйтә.

 

      Кабакның кеше организмына файдасын бәяләү авыр. Ул табигый файдалы матдәләргә, микроэлементларга бай чыганак, хуш исле кабак күп витаминнарга бай. Кабакның  искиткеч  тәме кеше организмына яхшы тәэсир итә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International