Җәй артта калды. Мәктәпләрдә укулар башланды. Питрәч районының "Шатлык" приютында тәрбияләнүчеләрне яңа уку елы башлану белән котларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы бүлеге хезмәткәрләре килде. Балаларга котлау сүзләре белән бүлек җитәкчесе Гарәфиев Зөфәр Юныс улы мөрәҗәгать итте. Полиция хезмәткәрләре балаларны Белем көне белән котладылар, мул бүләкләр тапшырдылар. Спонсорлар ярдәме белән ата-аналар игътибарыннан мәхрүм ителгән балаларның тормыш сыйфаты шактый яхшырды. Игелекле эшләр игътибарсыз калмый – алар, ярдәм көтүчеләргә маяк кебек яктырта…
Приют директоры Хәлилова Резедә Васыйл кызы, барлык хезмәткәрләр һәм тәрбияләнүчеләр Питрәч районы полициясенә күрсәтелгән шәфкать һәм ярдәмгә мохтаҗ балаларга карата игелекләре өчен рәхмәт белдерәбез! Сезгә һөнәри уңышлар телибез һәм киләчәктә дә хезмәттәшлеккә өметләнәбез!