«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» иреклеләр акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре 2019 елның 7 сентябрендә Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм сугышта катнашучылар күмелгән урыннарны җыештыру, һәйкәлләрне, мемориалларны чистарту буенча «Ветеран янәшәдә яши» акциясе оештырдылар. 7 Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына, 12 тыл хезмәтчәненә адреслы ярдәм күрсәтелде. Йортларны һәм фатирларны, йорт яны участокларын генераль җыештыру эшләре башкарылды, көзге уңышны җыеп алуда ярдәм күрсәтелде.