"Экстремизмга-ЮК! " Айлыгы

2019 елның 6 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советының һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең 13.04.2009 елдагы ПР-88 номерлы уртак утырышы беркетмәсенең 2 пунктын үтәү йөзеннән, шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының чаралар планы нигезендә «Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат - йорты» дәүләт автоном учреждениесендә 2019 елның 1-30 сентябрендә «Экстремизмга – юк!» дигән айлык бара.

2005 елның 21 июлендәге 98-ФЗ номерлы «Россиянең Хәрби дан көннәре (Җиңү көннәре) турында» гы Федераль закон нигезендә 3 сентябрь – терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көн 2004 елның сентябрь аенда Беслан шәһәрендәге фаҗигагә бәйле. 2019 елның 3 сентябрендә Чирмешән муниципаль районының дәүләт автоном «Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» нда " Беслан. Хәтер» фильмы күрсөтелде һөм ахырдан яшәүчеләр террорлык актларында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шулай ук айлык барышында яшәүчеләр белән «терроризмга каршы көрәш һәркемгә кагыла» дигән видеоролик күрсәтелде һәм «Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе персоналы белән гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта эш итү, шулай ук учреждение биналарыннан хезмәткәрләрне һәм хезмәт алучыларны террор актлары янаганда эвакуацияләү буенча өйрәнүләр оештырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International