Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында тәрбияләнүчеләрнең “Калуга-Бор” санаториесыннан кайту

2019 елның 6 сентябре, җомга

2019 елның 5 нче сентябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты - интернатында тәрбияләнүчеләр Калуга шәһәрендәге " Калуга-Бор» психоневрология санаториясеннән кайттылар. Ул санаторияга 8 интернатта тәрбияләнүче балалар белән бергә тәрбиячеләр, шәфкать туташы һәм кече шәфкать туташы барганнар иде.

"Калуга -Бор" санатория табигате саклау территориясында урнашкан. Аның территориясе - матур наратлы урман. Санаторий урманында табигый ландшафт бар, терренкор аллеясы, берничә уен мәйданчыгы бар. Биредә балаларга спорт залы, китапханә , бассейнары бар, яшәү бүлмәләре якты, һәр катта телевизор һәм уен бүлмәләре урнашкан. Санаторийда алты тапкыр ашату каралган, кирәкле витаминнарны исәпкә алып, һәр балага аерым меню төзелә. Процедуралар вакытында Тамбукан пычрагы кулланыла, тоз бүлмәләре, кул массажы, ЛФК, механомассажларга бару билгеләнә. Шулай ук электрофорез , «Нуга-бест» билгеләнә, психолог белән дәресләр үткәрелә. Үз эшләренә бирелгән кешеләр буларак, анда эшләүче хезмәткәрләр безнең тәрбияләнүчеләргә карата бик игътибарлы һәм кайгыртучан булалар.

Балалар һәм интернат хезмәткәрләре санаторийга барудан бик канәгать калдылар.

Шулай ук сәфәрдә балаларыбызга һәм аларны озатып йөрүчеләргә булышкан  “Дари Добро» , “Дом Доброты” волонтерларына кабат  зур рәхмәт әйтәсе килә. Алардан башка Мәскәү шәһәрендә йөрү бик авыр булыр иде, чөнки безнең балалар беренче тапкыр шулай еракка чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International