«Көзге игелек атнасы кысаларында Алабугада «Көзге кичәләр» үткәрелә

2019 елның 6 сентябре, җомга

6  сентябрь көнне  #Безбергә» көне эгидасы астында Алабуга муниципаль районының «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан өлкән яшьтәге кешеләргә «Көзге кичә» дип исемләнгән чара оештырылды. Алабуга районы Ядегәр авылында социаль хезмәт алучыларның 5се бергә чәй табыны артына җыелды. Җылы, уңайлы компаниядә өлкәннәр көн кадагындагы барлык проблемалар турында фикер алыштылар, яшьлектә, яраткан җырларын, иске дусларын искә төшерделәр. Мондый чараның төп максаты-толерантлык, бер-береңә карата кызыксыну һәм хөрмәт хисен формалаштыру, үз әһәмиятеңне тою. Бәйрәмнең эмоциональ кәефе игелекле, шатлыклы атмосферасы белән истә калды, өлкәннәрне активлыкка, тормыш белән кызыксынуга рухландырды. Барысы да яхшы кәеф һәм күңелле хис-кичерешләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International