ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бөгелмәнең «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Галина Артеполихина балигъ булмаган балалар белән «Тынычлыкта яшәргә» дигән төркемле дәрес үткәрде.

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» “#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе кысаларында социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучыларның туганнары өчен "Бергәләп эшлик" дигән мастер-класс үткәрде.

2019 елның 9 сентябрендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Якупова В.Т. 7 кешедән торган  мәктәп яшендәге балалар белән « Мин һәм минем булачак һөнәрем»исемле альбом әзерләделәр.

Максат: һөнәрләрнең күптөрлелеге турында күзаллауны формалаштыру.

Бурыч:

  1. “Һөнәр”төшенчәсе белән таныштыру.Балаларның төрле һөнәр ияләре хезмәте турындагы күзаллауларын киңәйтү һәм аныклау.
  2. Хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.

Өченче сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Ул 2004 елның 1-3 сентябрендә Бесланда (Төньяк Осетия) булган фаҗигале вакыйгалар истәлегенә оештырылган. Террорчылар өч көн дәвамында мәктәп бинасындагы укучыларны һәм аларның туганнарын тоткарлаган. 334 кеше үлгән, шул исәптән 186 бала.

2019 нчы елның 10 нчы сентябрендә Сарман муниципаль районында «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН» акциясе кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен үрелгән газета трубкаларыннан панно һәм коры чәчәкләрдән композицияләр ясау буенча дәрес үткәрелде. Бу юнәлештә эшләү техникасы үзләштерелде.  Дәрес кызыклы булды. Социаль хезмәт алучылар туган як үсемлекләре турында бик күп файдалы киңәшләр белделәр.

«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләрэстафетасы#МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН» иреклеләр акциясе кысаларында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре  сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, пенсионерлар өчен спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыру максатыннан, 2019 елның 11 сентябрендә  «Татарстан һәм Спорт» акциясе оештырды.  Өйгә йөреп  социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең карамагында булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар социаль хезмәткәрләр белән берлектә  бик теләп төрле физик күнегүләр башкардылар.

«Экстремизмга – «Юк!» декаднигы кысаларында очрашу

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре иреклеләр акциясе кысаларында «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» 232 хезмәт алучыга «Фатир тәртипкә» акциясе нигезендэ, тәрәзә юу буенча хезмәт күрсәтелде

Агымдагы елның 9 нчы сентябрендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсенә Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгының танылган хезмәткәре, Чепья авылның ветераннар советы председателе Чернов Петр Григорьевич очрашуга чакырылган иде.

10 нчы сентябрь көнне «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова һәм психолог Ләйсән Насыйрова Яр Чаллы шәһәре “Асылташ балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында Захаровалар  гаиләсе белән "Гаилә хәм гаилә кыйммәтләре" дигән темага әңгәмә уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International