«Экстремизмга – «Юк!»

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

2019 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе  хезмәткәрләре «Экстремизмга – «Юк!» декаднигы кысаларында очрашуда катнаштылар. Әлеге очрашуга Чистай муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе каршындагы мәгълүмати-пропаганда төркеменнән «Әниләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафиуллин, иерей Тимофей һәм ЦПЭиТ хезмәткәре полиция майоры Федотов Ю.Н. килде.

Очрашуда  экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау, социаль, этник һәм конфессиональ җирлектә конфликтларны булдырмау, халыкның терроризм һәм экстремистлык идеологиясенә каршы түзеп тормавы атмосферасын булдыруга юнәлтелгән иҗтимагый фикер формалаштыру мәсьәләләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International