Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгының танылган хезмәткәре Чернов Петр Григорьевич белән очрашу

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Агымдагы елның 9 нчы сентябрендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсенә Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгының танылган хезмәткәре, Чепья авылның ветераннар советы председателе Чернов Петр Григорьевич очрашуга чакырылган иде.

Безнең республиканың үсешен әлеге шәхес мисалында күрергә була. Яшьлек еллары аның Бөек Ватан сугышы чорына туры килә. Әлеге очрашуда ул шушы авыр заманның авырлыкларын гына түгел, ул чордашларының язмышына да тукталып китте. Шулай ук туган авылында председатель булып эшләгән вакытта иң нәтиҗәле, уңышлы хезмәт күрсәткән “Труд” колхозы икәнлеген сөйләп узды.

Тернәкләнүчеләр хөрмәтле райондашыбызның сөйләгәнен игътибар белән тыңлап, төрле сораулар бирергә дә өлгерделәр.Очрашу агырында  Петр Григорий улына өлкәннәребез теләк, рәхмәтләрен  җиткерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International