“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» “#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе кысаларында "Бергәләп эшлик" дигән мастер – класс

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» “#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе кысаларында социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучыларның туганнары өчен "Бергәләп эшлик" дигән мастер-класс үткәрде.

      Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның тернәкләндерү вакытында туганнарын һәм якыннарын җәлеп итү.

      Белгеч чакырылган социаль хезмәт алучыларның  туганнары өчен мастер-класс үткәрде. Инвалидларны тернәкләндерүдә, аяк-куллары хәрәкәт итү функцияләре бозылганда, төрле җайланмалардан файдаланып, үз-үзенә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге арта.

      Кунаклар белгеч белән бергәләп, тернәкләндерү техник чараларын кулланып, читтә булган предметларны алу юлын үзләштерделәр. Көнкүреш, актив эшчәнлек,  шәхси гигиена буенча практик киңәшләр алдылар. Алар “Бармак гимнастикасы" ярдәмендә вак моториканы үстерү һәм  хәтерне ныгыту  өчен төрле күнегүләр  кулландылар.

 Сөйләм телен үстерү максатыннан шигырьләр, мәкальләр искә алдылар.

Социаль хезмәт алучыларның кәефләре яхшырды,  шулай ук якыннарының ярдәме уңай тәэсир итте. Аларның туганнары да алган белемнәре өчен рәхмәт белдерделәр.

Чарада 4 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International