2019 елның 9 сентябрендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Якупова В.Т. 7 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар белән « Мин һәм минем булачак һөнәрем»исемле альбом әзерләделәр.
Максат: һөнәрләрнең күптөрлелеге турында күзаллауны формалаштыру.
Бурыч:
Дәрестә кеше тормышында бик мөһим булган - киләчәк һөнәр турында сөйләштеләр. Балалар һөнәрләр турында табышмакларга җавап бирделәр, , кеше рәсемнәре буенча кем нәрсә белән шөгыльләнүен таптылар. «Кем шулай сөйли? " дигән биремнәр үтәделәр. Һәр тәрбияләнүче үзләренә ошаган һөнәр турында хәбәр әзерләде һәм дәрес ахырында һөнәрләр турында шактый кызыклы альбом барлыкка килде.