Өченче сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Ул 2004 елның 1-3 сентябрендә Бесланда (Төньяк Осетия) булган фаҗигале вакыйгалар истәлегенә оештырылган. Террорчылар өч көн дәвамында мәктәп бинасындагы укучыларны һәм аларның туганнарын тоткарлаган. 334 кеше үлгән, шул исәптән 186 бала.
Бу көнне безнең приютта да терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган һава шарлары җибәрү буенча флеш - акция узды. Безнең хәтер акциясе – һәлак булучылар турында кайгырту һәм кайгы, фаҗига корбаннары белән бердәмлек.
Безнең террорга каршы протест, дөнья кешеләре әлеге җинаятьчел акылсызлык таралуга юл куймас, дигән өметебез бар. Терроризм давылы бер генә кеше гомерен дә өзмәсен!