“Асылташ” социаль приютында “Шәфкать” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре белән уртак чара үткәрелде

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

             10 нчы сентябрь көнне «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова һәм психолог Ләйсән Насыйрова Яр Чаллы шәһәре “Асылташ балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында Захаровалар  гаиләсе белән "Гаилә хәм гаилә кыйммәтләре" дигән темага әңгәмә уздырды.

Шөгыль балалар һәм өлкәннәр арасында ышанычлы, җылы, ихлас мөнәсәбәтләр формалаштыру, кризис чорында гаилә кыйммәтләрен һәм мөнәсәбәтләрен саклауга юнәлдерелгән иде.

Чараның төп бурычлары – бала белән ата-ана арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру; аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Әлеге чарада Захаровлар  гаиләсе катнашты.

           Гаилә белән үткәрелгән чара барышында социаль педагог “Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре” дигән темага әңгәмә оештырды, «Ягымлы исем», “Ромашка”, “Нәрсә югалды?” “Нәрсә үзгәрде?” уен-тренинглары үткәрде.  Психолог ата-аналар һәм балалар мөнәсәбәтләренә багышланган «Мин - әни» темасына коррекция һәм «Мозартика» технологиясен һәм «Дөнья образы - Витражлар» методикасын кулланып арттерапия  үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International