ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген волонтерлык эшчәнлеге актуаль социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән нәтиҗәле механизм буларак карала һәм учреждениеләр тарафыннан күрсәтелә торган социаль хезмәтләр спектрын киңәйтергә мөмкинлек бирә. Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты стационар учреждениясе булып тора, анда бүгенге көндә 84 өлкән яшьтәге кеше һәм инвалид яши. Волонтерлар эшчәнлеген үстерү яшәүчеләр белән эшләүнең актуаль юнәлешләреннән берсе булды. Әлеге эшчәнлек кысаларында Саба муниципаль районы Сатыш авылы мәчете Алмаз хәзрәт һәр атнаны волонтерлык нигезендә дини тәрбия дәресләре алып бара.

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен   «Смайликның туган көне» темасына чара үткәрде.

   Норлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Көз буяулары»дигән гарденотерапия буенча ачык чара узды.

   Мондый дәресләрнең максаты-социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның эчке ресурсларын ачыклау, релаксация, иҗади карашны үстерү. Чарада катнашучылар шулай ук эмоциональ, интеллектуаль, физик һәм эстетик үсеш алалар.

Перевод на татарский язык

2019 елның 19 сентябрендә Яр Чаллы шәһәре «ЦСА «ПЕРЕКРЕСТОК» МТЗ һәм СЗ РТ» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә үзәк психологы Хайрутдинова В.И. «Изотерапия», упражнение «Образ целы» белән 3 социаль хезмәт алучылар белән төркемле чара үткәрде.

2019 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасында «уникаль су объектларын саклау» проектын һәм «Чиста яр»республика акциясен тормышка ашыру кысаларында йомгаклау акциясе узды. Акция алдыннан «Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр 17 сентябрьдә шулай ук актив катнаштылар һәм җәйге сезонда җыелган яр буйларын чүп-чардан чистартуга керештеләр.

2019 елның 18 сентябрендә Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Сөләйманова Айгөл һәм Газыйева Гүзәл Татар Томбарлы авыл җирлеге секретаре Миназова Айгөл белән берлектә, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән  социаль участокта күчмә эш алып бардылар

2019 елның 16 сентябрендә Баулы муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Милосердие» үзәге белгечләре Газыйева Гүзәл һәм Сөләйманова Айгөл  «Кызыл Яр урта гомуми белем бирү мәктәбендә» 1 нче участокта социаль хезмәт алучылар өчен 1 нче  «Дуслыкта көч» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрделәр.

2019 елның  18 сентябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Җитезләр, кыюлар, өлгерләр” дигән сәламәтләндерү чарасы үтте.


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Буа интернат-йортының медицина персоналы вируслы инфекцияләрне һәм гриппны профилактикалау турында лекция уздырдылар

Балаларда толерантлык, башка милли мәдәниятләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт, патриотизм, төрле милләт кешеләре белән бердәмлек, дуслык һәм бердәмлек хисләре тәрбияләү максатыннан, 2019 елның 18 сентябрендә «Экстремизмга-юк!» айлыгы кысаларында Кече Лыза урта мәктәбендә Балтачның» «Наз» үзәге психологы Анна Михайлова «Россия-күпмилләтле ил» дип исемләнгән төркемле шөгыль үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International