Балаларда толерантлык, башка милли мәдәниятләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт, патриотизм, төрле милләт кешеләре белән бердәмлек, дуслык һәм бердәмлек хисләре тәрбияләү максатыннан, 2019 елның 18 сентябрендә «Экстремизмга-юк!» айлыгы кысаларында Кече Лыза урта мәктәбендә Балтачның» «Наз» үзәге психологы Анна Михайлова «Россия-күпмилләтле ил» дип исемләнгән төркемле шөгыль үткәрде.
Шөгыль барышында балалар Россия, аның башкаласы, ил территориясендә яшәүче халыклар турындагы күзаллауларын киңәйтә һәм системалаштыра алдылар. Балалар Россия халыкларының көнкүреше һәм мәдәнияте үзенчәлекләре турында белемнәрен киңәйттеләр. Сүзлекләрен яңа төшенчәләр белән баеттылар. Бүгенге үткәрелгән шөгыльдән соң балалар башка халыкларның гореф-гадәтләренә ихтирам һәм кызыксыну белән карарлар, алган белемнәрен тормышта иҗади куллана алырлар дип ышанабыз.