«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “ Җитезләр, кыюлар, өлгерләр” дигән сәламәтләндерү чарасы үтте

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның  18 сентябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Җитезләр, кыюлар, өлгерләр” дигән сәламәтләндерү чарасы үтте.

Чараның  максаты балаларны  сәламәт яшәү рәвешенә һәм физик культура белән шөгыльләнүгә тарту. Ярышларга әзерлек барышында балалар үз командаларына исем уйладылар. Төгәллек һәм тизлек буенча ярыштылар. Балаларга “Төгәл итеп ат”, “Максатка иреш” эстафеталары ошады. Ярышта дуслык җиңеп чыкты. Чарада 25 бала катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International