2019 елның 18 сентябрендә Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Сөләйманова Айгөл һәм Газыйева Гүзәл Татар Томбарлы авыл җирлеге секретаре Миназова Айгөл белән берлектә, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән социаль участокта күчмә эш алып бардылар.
Белгечләр үз алдына түбәндәге бурыч куйды: алкоголизмның зыяны турында белемнәр формалаштыруга ярдәм итү.
Максат: гаиләдә балаларның шәхси үсеше өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыру, гаилә институтын ныгыту, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен торгызу.
Белгечләр социаль хезмәт алучылар белән сәламәт яшәү рәвешенэ юнәлдерелгән төркемле консультацияләр үткәрделэр: «Балалар - гаилә көзгесе». Коммуналь хезмәтләрне вакытында түләү мәсьәләсе буенча консультация үткәрелде, әлеге түләүләрне вакытында башкару тәкъдим ителде. Шулай ук «Минем гаиләм», «Синең тормыш синең кулларда», «Беренче тапкыр беренче сыйныфка» дигән мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.