2019 елның 16 сентябрендә Баулы муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Милосердие» үзәге белгечләре Газыйева Гүзәл һәм Сөләйманова Айгөл «Кызыл Яр урта гомуми белем бирү мәктәбендә» 1 нче участокта социаль хезмәт алучылар өчен 1 нче «Дуслыкта – коч!» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрделәр.
Максат: бердәм сыйныф коллективы формалаштыруга ярдәм итү.
Социаль педагогның бурычлары:
1. Балаларның дуслык турында белемнәрен киңәйтү; үз фикереңне дәлилли белү.
2. Төркемдә конструктив хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыру.
3. Үз хис-тойгыларын белән идарә итә белү.
4. Бер-береңә карата дустанә, ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Дәрес танышудан башланды, балалар үз исемнәрен һәм сыйфатларын атадылар. Дәреснең төп өлешендә сыйныф коллективының дуслык кагыйдәләре, шулай ук дуслыкның нәрсә анлатуын һәм чын дустың нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген кабатладылар. Төркемнәрдә, парларда, берешэр: «Сукыр һәм озатучы», «Битлексез», «Карандашлар», «Син молодец» дип исемлэнгэн биремнәр үтәделәр, В.Осееваның «Беренче яңгырга кадәр» дигән мультфильмын карадылар, фикер алыштылар. Соңыннан катнашучылар «Минем тату гаиләм» дип исемлэнгэн иҗади эш башкардылар.