“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен «Смайликның туган көне» темасына чара үткәрде.
Чараның максаты: катнашучыларның компьютер белән эшләү грамотасын арттыру, график редакторы Paint программасында иҗади сәләтләрен үстерү.
Хезмәт буенча инструктор социаль хезмәт алучыларны электрон символ-Смайликның туган көне белән таныштырды. Бу сүз «Смайл» инглиз теленнән кергән һәм «елмаю» дип тәрҗемә ителә.
Чара барышында катнашучыларга Power Point программасы буенча «Смайликлар» презентациясе күрсәтелде, алар “Смайликны күрсәт” һәм «Смайлик-алдан әйтүче» уеннарын уйнадылар. График редакторы Paint программасы буенча «Иң яраткан смайликның рәсемен ясау 1әм буяу» чарада соңгы бирем булды.
Социаль хезмәт алучылар бу чарада катнашып, Смайликның унай электрон билге булуын белеп, күңел күтәренкелеге тойдылар.
Чарада 8 кеше катнашты.