ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

Ул тормыш дәверендә легендага әверелде

Быел күренекле галим, академик, тынычлык премиясе лауреаты, хокук яклаучы Андрей Дмитриевич Сахаровка 98 яшь тулыр иде.

Тәрбияче Жаворонкова Л. в. балалар өчен аның тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан 20 сентябрь көнне «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге " Солнышко» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе балалары белән «Ул тормыш дәверендә легендага әверелде» исемле интеллектуаль чара үткәрде.

Балалар Сахаровның гаиләсе, балачагы, мәктәптә, аспирантурада укуы, диссертация яклавы, водород бомбасы булдыруы, иҗтимагый-сәяси карашларын үзгәртүе турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр.  Водород бомбасының «әтисе», Сахаров А.Д. сынауларны туктату өчен актив чыгыш ясый башлавын аңладылар. Шулай итеп Андрей Дмитриевич Сахаровның кеше хокукларын һәм прогрессны яклау буенча эшчәнлеге башланды.

Безнең карашка, илебез фәненә һәм сәяси тормышына зур өлеш керткән күренекле кешеләр турында мондый әңгәмәләр бик мөһим.

2019 елның  20 сентябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар белән “Безнең әйләнә – тирәдәге дөнья” дип аталган чара үтте.

  Грипп - ил халкын ел саен зарарлый торган йогышлы авыру ул. Грипп вирусы кешедән кешегә сөйләшкәндә, ютәл вакытында, шулай ук предметлар аша элемтә юлы белән тарала. Аның белән һәр кеше дә авыру куркынычы бар.

       «Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати иминлеген формалаштыру технологияләре» тормышка ашыру кысаларында Теләче районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Кашапова А.Х. тарафыннан Теләче урта мәктәбе базасында балигъ булмаганнар  белән «Мин интернета  куркынычсыз эш турында нәрсә беләм?»  темасына дэрес   үткәрде.

2019 ел Татарстан Республикасында “Эшче һөнәрләр елы” дип игълан ителде.

"Көзге игелек атнасы"

 

20 сентябрь көнне, экстремизмны һәм террорчылыкны  профилактикалау айлыгы кысаларында, Поручик төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Радость”халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары тарафыннан 5-9 сыйныфта укучы 24 бала белән тренинг дәресе үткәрелде.

Яңа Чишмә муниципаль районында 90-яшьлек юбилей белән котлау.

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Сенсориканы үстерү» дигән темага мини-тренинг үткәрде.

18 сентябрь көнне «Березка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Баулы муниципаль районының туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды. Музейда безне музейның фәнни хезмәткәре Гордиенко Татьяна Алексеевна бик җылы каршы алды һәм эчтәлекле экскурсия үткәрде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International