Яңа Чишмә муниципаль районында 90-яшьлек юбилей белән котлау.
2019 елның 20 сентябрендә Яңа Чишмә районы Петропавловка бистәсендә яшәүче, тыл хезмәткәре, социаль хезмәт алучы Васливанова В.И. үзенең 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны шундый күркәм юбилее белән Яңа Чишмә районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе, авыл җирлеге башлыгы, мәдәният бүлеге коллективы, “Кайгырту” үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире һәм социаль хезмәткәр котладылар. Юбилярга Бөек Ватан сугышында күрсәткән авыр, кыю хезмәт өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Иң изге теләкләр белән аңа истәлекле бүләкләр, чәчәкләр, һәм Россия Федерациясе Президенты исеменнән котлау хаты тапшырылды.