20 сентябрь көнне, экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау айлыгы кысаларында, Поручик төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Радость”халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары тарафыннан 5-9 сыйныфта укучы 24 бала белән тренинг дәресе үткәрелде.
Чараның төп максатлары һәм бурычлары:
- яшьләр арасында экстремизмны кисәтү;
- толерантлык күрсәтү күнекмәләрен үстерү;
- толерантлык мәсьәләләре буенча хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү;
-яшьләрнең экстремизмга каршы торуда йомшак технологияләр (сөйләшүләр, ачыклык, уңай җәмәгатьчелек фикере) куллануына ориентлашуы.
Һәрберебез дә җинаятьчеләр кулына эләгергә мөмкин. Барлык очракларда да тоткыннарның тормышы террорчылар өчен сәүдә предметы булып тора. Гадәттән тыш һәм экстремаль хәлләрдә дөрес ориентлаша белү мөһим.
Тренинг барышында катнашучылар тема буенча төп төшенчәләр турында фикер алыштылар, интернет күренешләренә каршы торуның йомшак технологияләре белән таныштылар һәм террорчылык белән бәйле хәлләрдә үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен өйрәнделәр.
Чара ахырында катнашучыларга “Без террорчылыкка каршы!” буклетлары тапшырылды.