Без гриппка каршы!

2019 елның 20 сентябре, җомга

        Грипп - ил халкын ел саен зарарлый торган йогышлы авыру ул. Грипп вирусы кешедән кешегә сөйләшкәндә, ютәл вакытында, шулай ук предметлар аша элемтә юлы белән тарала. Аның белән һәр кеше дә авыру куркынычы бар. Эш бирүчеләр хезмәткәрләр өчен куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итәргә (Хезмәт кодексының 22, 212 ст.), кулланучылар һәм башка затлар өчен куркынычсыз булган продукция җитештерергә ("Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында"1999 елның 30 мартындагы 52-ФЗ номерлы Федераль законның 11 ст., 24 ст., 32 ст.) бурычлы.

        2019 елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгендә гриппка каршы вакцинация башланды. Бүгенге көндә хезмәткәрләрнең күп өлешенә прививка ясалган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International