«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сенсориканы үстерү» дигән темага мини – тренинг

2019 елның 20 сентябре, җомга

     Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларның сенсорикасын үстерү.

     Сенсорика – тышкы тәэсирләрне, тойгыларны турыдан-туры кабул итүче категория. Кешенең сенсор үсеше – кешенең сәләтен үстерү һәм аның фәннең тышкы сыйфаты: форма, төсе, тәме, исе, күләме, торышы турындагы тәэсирләрен формалаштыру.

Чарада социаль хезмәт алучыларның сизүен һәм төсләрне кабул итүен үстерү максатыннан  «Нәрсә ул?», «Яңгыр», «Кагылыш», «Безнең төс», «Нинди аерма?»  күнегүләре үткәрелде. Бу күнегүләрдә  катнашучылар күзләрен йомып, кулларга ничә карандаш белән кагылганын  һәм билгеле бер төсне сайлап, аны нинди дә булса хәрәкәт белән күрсәтеп, нинди төс икәнен белергә тиеш иделәр.

Социаль хезмәт алучылар тренингта актив катнаштылар, уңай эмоция һәм яхшы кәеф күтәренкелеге алдылар. Үткәрелгән тренингтан соң, катнашучыларда психоэмоциональ халәт нормальләште, эшкә сәләтлелек артты.

Тренингта 16 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International