Туган якны өйрәнү музеена экскурсия

2019 елның 20 сентябре, җомга

18 сентябрь көнне «Березка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Баулы муниципаль районының туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды. Музейда безне музейның фәнни хезмәткәре Гордиенко Татьяна Алексеевна бик җылы каршы алды һәм эчтәлекле экскурсия үткәрде. Ул безне «Баулы – минем туган ягым» тарихи экспозициясе белән таныштырды, анда Баулы төбәгенең һәм Баулы шәһәренең тарихын, икътисадын, мәдәниятен, экологиясен чагылдыручы экспонатлар, документлар урнаштырылды. Биредә без татар, рус, чуваш, удмурт көнкүрешен тасвирлаучы предметларны күрдек. Экспозициянең бер бүлеге край территориясендә гражданнар сугышы тарихына, коллективлаштыру чорына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм Советлар Союзы геройларына багышланган. Экспозициянең зур өлеше Баулы нефтен беренче ачучыларга багышланган, анда нефтьчеләрнең хезмәте һәм көнкүреше турында сөйләүче көнкүреш әйберләре, документлар, фоторәсемнәр һ.б. күрсәтелгән.

Табигать залында без җирле флора һәм фаунаны күрдек.

Бу экскурсия Баулы төбәге турында онытылмас тәэсирләр калдырды.

Экскурсияга 17 кеше барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International