2019 елның 20 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар белән “Безнең әйләнә – тирәдәге дөнья” дип аталган чара үтте.
Бу чараның максаты балаларның тере һәм тере түгел табигать турында белемнәрен ныгыту.
Чара балаларның бер – берсе белән кул күрешүләрдән башланды.
Соңрак балалар презентация карап үттеләр.
Чара ахырында табышмакларга җаваплар таптылар. Чара бик күңелле һәм кызыклы үтте.