«Гнездышко» балалар приютында тәрбияләнүчеләр Яшел Үзән психоневрология интернатында халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Хөрмәт белән сезгә...» дип исемләнгән концерт оештырдылар. Чараның максаты: яшь буында мәхәббәт, кайгыртучанлык, өлкән буынга хөрмәт тәрбияләү.
Чара бик җылы һәм дустанә шартларда узды. Балалар шигырьләр, җырлар, биюләр әзерләделәр, алар бер генә кешене дә битараф калдырмадылар.
Концерт ахырында балалар барлык өлкәннәргә үз куллары белән эшләнгән открыткалар бүләк иттеләр.