Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды
Җыелган социаль ярдәм алучаларны директор, Артур Петрович Горбунов бәйрәм белән котлады. Ул аларга тынычлык, игелек, иминлек, нык сәламәтлек, шатлык, йөрәк җылысы теләде.
Яшәүчеләрне бәйрәм белән котларга Мамадыш шәһәреннән ветераннар хоры килде. Җырлар , биюләр, күңелгә үтеп керә торган сүзләре җылылык һәм шатлык белән тулган иде. Өлкәннәр чыгыш ясаучылар белән бергә үзләренең яшьлек җырларын җырлап утырдылар. Интернат йортында яшәүчеләр концерттан уңай кичереш, яхшы кәеф алдылар, артистларга иҗади уңышлар теләделәр.