3 октябрь көнне район мәдәният үзәгендә Балтач районы өлкәннәре өчен зур бәйрәм чарасы үтте

2019 елның 4 октябре, җомга

         3 октябрь көнне район мәдәният үзәгендә Балтач районы өлкәннәре өчен зур бәйрәм чарасы үтте. Өлкәннәребезгә кайнар чәй табыны оештырылды һәм район мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты күрсәтелде.

        Бәйрәм тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Илһам  Гайнетдинов өлкәннәребезне  бәйрәм белән котлады, аларның җәмгыятьтәге урыннарын югары бәяләп, тормышларына бәрәкәт, сәламәтлек теләде.

       Район кураторы, төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Мәҗит Салихов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау җиткерде.

       Бәйрәм тантанасында 1нче һәм 3нче октябрь көннәрендә үзләренең юбилейларын билгеләп үтүче 16 өлкәнебезгә һәм гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап 50, 60 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән 5  парга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

      Бәйрәм тантанасыннан соң район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Илһам  Гайнетдинов һәм район кураторы Мәҗит Салиховлар Чепья авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиевны һәм шул җирлектә тәрбиядә яшәүче Идея Жилинаны өлкәннәр көне белән котладылар. Һәркемгә нык сәламәтлек һәм иминлек теләп истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International